2013 ел Баулы шәһәрендә яшәүче Фазлыевлар гаиләсе өчен истәлекле ел. Февраль аенда бу матур, тату гаилә җыелып гаилә башлыгы Мәгсүм абыйның 80 еллык юбилеен билгеләп үткән булса, сентябрь аенда аларның гаиләләренең юбилее.
60 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып яшәүче Хәния апа белән Мәгсүм абый Фазлыевлар гаиләсе күпләргә үрнәк, тырыш гаилә. Аларның яшәгән йортлары нур чәчеп тора, хуҗаларының булдыклы, уңган икәнлекләре ерактан күренеп тора. Тормыш авырлыклары алдында баш имичә, илгә намуслы хезмәт иткәннәр алар. Мәгсүм абый Баулы технологик транспорт идарәсендә 40 ел буена машинист-тракторчы булып эшли. Хәния апа райпода башта сатучы, аннары склад мөдире булып шулай ук 40 ел хезмәт итә.
Мәгсүм абый белән Хәния апа чын мәгънәсендә бәхетле кешеләр. 60 ел бергә яшәп, 5 бала үстереп, аларның игелеген күреп, оныклары, оныкчыклары уңышларына сөенеп яшиләр.
Бәйрәм көнне дә аларны котларга барлык туганнары, балалары, хезмәттәшләре җыелган иде. Баулы башкарма комитете җитәкчесенең беренче урынбасары Р.Хамидуллин юбилярларга Рәхмәт хаты тапшырды. Юбилярларга бу көнне матур теләкләрен Баулы Совет аппараты җитәкчесе Р.Шафикова, ЗАГС бүлеге начальнигы С.Мурсалимова, Баулы УТТ идарәсе профкомы җитәкчесе Р.Мухаметвалеев, район кулланучылар җәмгыятенең вәкиле Г.Каюмова җиткерделәр.