Әбинең олуг гомер бәйрәменә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хәбибуллин Р.Х., Олы Елга авыл җирлеге бышлыгы Садриев Ф.Ә. һәм ЗАГСбүлегенең эшчеләре килделәр. Нәгимә әбигә Россия Президенты Владимир Путиннан һәм район башлыгы Илһам Валиевтан котлау телеграммалары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Нәгимә әби белән Нурмөхәммәт бабай 3 ул, 2 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Нурмөхәммәт бабай инде вафат, ә Нәгимә әби балаларнын, оныкларнын бәхетле булуларына сөенеп яши.