ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2014 ел
дүшәмбе

Бөек Җиңү көне уңаеннан  Түбән  Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы Мәңгелек Ут Монументына чәчәк куюда катнашты. Әлеге чара коллективтагы һәр хезмәткәр өчен бик мөһим һәм истәлекле. Әйтик, 1941 нче елның көзендә 17 яше тулыр-тулмас килеш фронтка киткән Габдулла Салихов   сугышны нигездә Икенче Белоруссия фронты составында үтә. Берничә тапкыр каты җәрәһәтләнеп совет солдаты Габдулла Салихов хәрби госпитальләрдә ятып чыга. Көнчыгыш Пруссия, Венгрия, Румыния, Молдова, Чехословакия шәһәрләрен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша ул. Кече серңант Габдулла Салихов  II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы Ордены,  Кызыл Байрак Ордены белән бүләкләнгән, аның күп кенә медальләре дә бар. Габдулла абыйның оныклары өчен исә 73 ел элек Сталинның үзе исеменнән атап язылган Рәхмәт хаты аеруча истәлекле.

         ГХАТ идарәсе коллективы хезмәткәрләре арасында Ленинград шәһәренең блокадасында калып, хәбәрсез югалган туганнарын әле дә эзләп таба алмаучылар бар. Озак еллар буе саклап килгән, ата-анадан балаларга күчеп баручы иң кадерле истәлекләрен барладылар Бөек Җиңүне каршылап, Мәңгелек Ут Монументына чәчәк куюда катнашкан ГХАТ идарәсе белгечләре. 

Гаилә  бәхете  ул – бер-береңә  терәк, таяныч  булып,бер  түбә астында  килешеп озак  яши  алудыр. 50 ел бергә  бер  һаваны  сулап, бер хыяллар  белән  яшәгәннәр икән, димәк  бу – бер-береңне  аңлау, бер-береңнең кадерен белеп  яшәүдер, мөгаен.
Сарман муниципаль районы Петровский Завод авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үттеләр. Бәйрәм  сугыш кырында башларын салган авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл янында башланып китте. Килгән кунаклар, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары үзләренең истәлекләре, бәйрәм котлаулары белән уртаклаштылар. Бәйрәм укучылар эзерләгән концерт номерлары белән дәвам итте. Ветераннарның сөйләшеп сүзләре дә бетмәде, озак таралышмыйча, дәһшәтле сугыш елларын, яшьлек хатирәләрен искә төшерделәр.

10
май, 2014 ел
шимбә

      Җомга көнне  иртәдән үк төрле төстәге шарлар тоткан балалар  һәм шулай ук өлкәннәр бәйрәм булачак мәйданга ашыктылар.  Совет халкының Бөек Ватан сугышында данлы Җиңүенә, сугышта һәлак булучылар истәлегенә багышланган митингта катнашучыларга башта сугышның беренче көннәрен күз алдына китерергә мөмкинлек бирделәр: менә сәхнәгә кырык беренче елны мәктәпнең чыгарылыш класс укучылары рольләрен башкаручылар, ирләрен фронтка озатучы хатын-кызлар чыкты… Алгы рәтләрдә урын алган безнең ветераннарыбыз боларны үзләре кичергән кешеләр. Ни кызганыч, фронтларда тормышларын аямыйча сугышкан, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән, сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән  ветераннар хәзер  бик аз калып бара. Шушы авыр сынауларны үтеп, илнең азатлыгын саклап калган  батырлар алдында кадетларның рәхмәт хисләре белән алларына килеп тезләнеп рәхмәт әйтүләре аеруча дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе булды. 


9
май, 2014 ел
җомга

      9 май – гомумхалык бәйрәме. Солдатлар яу кырында сугышкан, ә хатын-кызлар илебезнең киләчәге булган балаларны үстергән. Уртак тырышлык белән дошманны Җиңү көнен якынайтканнар. Россиядә сугыш читләтеп үткән бер генә гаилә дә юктыр. Бу көнне сугыш кырында ятып калганнарны, аннан соң җимереклекләрне торгызуда фидакарьлек күрсәткәннәрне искә алалар, бүгенге көндә сафта булган Бөек Ватан сугышы ветераннарын бәйрәм белән котлыйлар.

      Бу Бөек көнне һәлак булган сугышчыларның каберләренә веноклар, тере чәчәкләр салалар.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре 8 майда Бөек Ватан сугышы ветераны Замараев Геннадий Алексеевичны Бөек бәйрәм белән котладылар. Геннадий Алексеевич дәһшәтле сугышны узган кеше. Авырлыклар, ачлык, югалтуларга карамастан, Геннадий Алексеевич кебекләр илебезне Җиңүгә китерде. Без үзебезнең һәм балаларыбызның бүгенге тыныч тормышта яшәве белән ветераннарга бурычлы. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Геннадий Алексеевич һәм аның тормыш иптәшенә ныклы сәламәтлек, бәхет, аяз күк йөзе теләделәр, истәлеккә бүләк тапшырдылар.

9 май - Бөек Жину бәйрәме. Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ хезмәткәрләре 69 нчы Бөек Жину бәйрәмендә дә уз өлешләрен кертмичә калмады. 9 май көнне Ватаныбызнын азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен Бөек Ватан сугышында хәлак булган каһарманнарны,тылда станок артында,колхозда басу кырларда көн-төн эшләп Жинугә уз өлешләрен керткән фидакарь тыл хезмәтчәннәрен олы ихтирам һәм юксыну белән искэ алып, аларнын тиндәшсез батырлыклары алдында баш иеп, чәчәк бәйләмнәрен куйдылар. Сугышлар булмасын! Жир йөзендә тынычлык хакимлек итсен! Яшәсен тынычлык! Илебез куге һәрвакыт тыныч булсын, халкыбыз йөзеннән елмаю китмәсен дигән теләктә калабыз.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә агымдагы елның 8 маенда Бөек Җиңү көненең 69-еллыгына багышланган тантанага Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре, мәктәп укучылары, мәртәбәле кунаклар чакырулы иде. Ветераннар гаиләләренең барысы да алтын, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үткән, бүгенге көндә бергә тормыш корып яши башлауларының тимер юбилейлары бусагасында торалар.  Бәйрәмгә Виль Хатыйп улы һәм Фәгыймә  Ибраһим кызы  Хәсәновлар, Михаил  Кузьмич һәм Анна Васильевна Волковлар, Матвей Андреевич и Мария Григорьевна Батыревлар, Әнәс Шафигулла улы и Шәрифә Кыям кызы Хайруллиннар килгән иде.  Алар арасында Бөек Ватан сугышын башыннан азагына кадәр үткән ветераннар да, сабый килеш Ленинград шәһәренең блокадасы вакытында газап чиккәннәр дә, армый-талмый тылда хезмәт иткәннәр дә – барысы да бар. Түбән Кама ГХАТ идарәсе исеменнән ветераннар гаиләләренең барсына да бәйрәм бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм тантанасыннан  соң ветераннар белән бергә ГХАТ идарәсе белгечләре Мәңгелек Ут Монументына чәчәкләр куюда катнашты. 

      2014 елның 9 маенда Татарстан Республикасы ГХАТ Идарәсе башлыгы Э.А.Зарипова Алексеевск муниципаль районында үткән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнашты.

Ветераннарны зур хөрмәт белән “Төзүчеләр” стадионында каршы алып, бөек  бәйрәм белән котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International