ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2014 ел
сишәмбе

Май аенының беренче көннәреннән Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Бөек Җиңүгә Дан” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Үз рәсемнәрендә балалар сугышның куркыныч күренешләренә  капма-каршы рәвештә  ямьле май аеның гүзәллеген, табигатьнең искиткеч яшәрүен, парлы күгәрченнәрнең илдәге тынычлыкка сөенеп биеккә күтәрелеп очуын  сурәтләгән.   Әлеге күргәзмәнең төп максаты балаларны патриотик рухта тәрбияләү, 69 ел элек үзләрен аямыйча безгә Җиңү бүләк иткән ата-бабаларыбызны хөрмәт итү, аларда хөрмәт хисе тәрбияләү.


12
май, 2014 ел
дүшәмбе

Сәгать 9да “Җиңү Йолдызы” дип аталган тантаналы митинг башланды. Яу кырында ятып калган батырлар хөрмәтенә залплар яңгырады, мәрмәр плитәләргә кызыл канәферләр салынды, нурлатлылар якташларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Ветераннарны иң беренчеләрдән булып котлаган район башлыгы Равил Кузюров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, республиканың баш санитар табибы Марина Потяшина, хәрби комиссар Заһир Абдуллин һәм Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Вазыйх Усманов чыгышларында хәтер яңарту белән бергә ветераннарга тирән рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре бик күп яңгырады.

Бу көнне барыбызда дулкынланып түземсезлек белән көтеп алабыз. Районыбыз халкы Җиңү Паркы мәйданына җыелды. Сафлары сирәгәя баручы сугыш һәм тыл ветераннары, әлбәттә игътибар үзәгендә булдылар. Алар кичергәннәрне бүген дә күз яше аша искә алалар.
2014 елның 12 маенда Югары Ослан муниципаль районының  авыл җирлеге Башлыклары белән җыелыш үткәрелде. Җыелышта Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы М.Г. Зиатдинов,  Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының урынбасары С.В. Осянин, Югары Ослан муниципаль районы  Башкарма комитетының җитәкчесе Л.С. Хакимзянов, Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең баш табибы И.Т. Мусин,  зиратлар буенча җаваплы Л.В. Ситкова катнашты.

Бөек Җиңүнең 69 еллыгы алдыннан район мәдәният йортында  әлеге датага багышланган тантаналы җыелыш булып узды. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, питрәчлеләрне бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиуллин һәм хәрби комиссар, подполковник Владимир Гузич котлады. 

2014 елның 12 маенда  Буа муниципаль районыныж Исәк авыл җирлеге башлыгы һәм башкарма комитетынын сәркәтибе 60 ел бергә тормыш юлын үтүче Әлки авылында яшәүче Галиуллин Тауфик абый белән Марьям апаның һәм Шәйхетдинов Рифкәт абый белән Гөллинә апаның гаиләләрен Җиңү бәйрәме белән һәм Гаилә көне белән котлап район башлыгының Мактау хатын һәм бүләкләр тапшырдылар.

 

 

Соңгы көннәрдә яуган шифалы яңгырлар җир өстенә бәрәкәт булып иңде. Табигать күзгә күренеп яшәрә, яшел төскә керә бара. Мондый көннәрне берничек тә өйдә утырып булмый, билгеле. Саба халкы урамнарны чуптэн арындырырга чыкты. Хэм инде ул коне эле «Бөтенроссия агач утырту» көнендә иде . Барда актив катнашты. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап каен, юкә агачы утыртылды. Агачлар яфрак ярып, яшәреп киткәч, урамнар тагын да ямьләнеп китәр һәм анда яшәүчеләр өчен зур шатлык китерер дип өметләнеп калабыз.

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә районыбызның Көек авылында яшәүче Гайфиевлар гаиләсендә икеләтә зур бәйрәм: Бөек Ватан сугышы Ветераны Шаһи абый һәм гомерен медицинага багышлаган Рәйсә апа бриллиант туйларын билгеләп үтә. 60 ел гомерләрен бер-беренә терәк булып яшәгән Гайфиевларның тормышлары күпләргә үрнәк. Украина фронтында катнашкан Гайфи абый күңелендәге яраларын кузгатырга яратмый. Алар ике кыз, ике ул тәрбияләп үстергәннәр.

Түбән Кама муниципаль районы Каенлы авыл җирлегенең башлыгы Фәнис Нәбиуллин  Бөек Җиңү көне уңаеннан 7 май көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарын  өйләренә барып котлады. Каенлы авылында сугышта катнашучылардан Камиль Әхмәтгәрәй улы Ульданов белән Сергей Петрович Кириллов кына бүгенге көндә исән-саулар. Фәнис Нәбиуллин аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләде һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.  8 май көнне Каенлы авылында Җиңү көне уңаеннан Хәтер митингы булып узды. 

Илебездә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында Җиңү көне аерым урын алып тора. Әлеге бәйрәм беркемне дә битараф калдырмый. Бу шатлыклы, тантаналы язгы көндә сугышта катнашкан барлык ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

Шуңа күрә Илмир һәм Юлия Сабитовлар туй көне итеп әлеге истәлекле датаны сайлаганнар. Бә  йрәм символы итеп, ГХАТ бүлеге специалисты Магалимова Я.Ш. яшьләрнең киемнәренә Гиоргий лентасын беркетте. Язылышканнан соң, традиция буларак, Сабитовлар сугышта һәлак булган бабалары  истәлегенә  Мемориаль комплекстагы мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.

Җиңү – безнең йөрәкләрдә һәм күңелләрдә мәңгелек, беркайчан да онытылмас. Барлык ветераннарга сәламәтлек, бәхет, озын гомер, гаиләләрнең тынычлыклыкта һәм иминлектә тормыш кичерүләрен телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International