Саба районы Көек авылында яшәүче Гайфиевлар бриллиант туйларын билгеләп үтте

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә районыбызның Көек авылында яшәүче Гайфиевлар гаиләсендә икеләтә зур бәйрәм: Бөек Ватан сугышы Ветераны Шаһи абый һәм гомерен медицинага багышлаган Рәйсә апа бриллиант туйларын билгеләп үтә. 60 ел гомерләрен бер-беренә терәк булып яшәгән Гайфиевларның тормышлары күпләргә үрнәк. Украина фронтында катнашкан Гайфи абый күңелендәге яраларын кузгатырга яратмый. Алар ике кыз, ике ул тәрбияләп үстергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International