Бу көнне барыбызда дулкынланып түземсезлек белән көтеп алабыз. Районыбыз халкы Җиңү Паркы мәйданына җыелды. Сафлары сирәгәя баручы сугыш һәм тыл ветераннары, әлбәттә игътибар үзәгендә булдылар. Алар кичергәннәрне бүген дә күз яше аша искә алалар.
Котлау сүзләре белән Районыбыз Башлыгы Р.Ш.Рахматуллин, хәрби комиисар Р.Р.Гафиев чыктылар. Безнең илебез азатлыгы өчен һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алынды. Мәңгелек Утка букетлар һәм веноклар куелды. Чара театральләшкән тамаша белән дәвам итте, җиңел атлетика ярышы оештырылды.