Май аенының беренче көннәреннән Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Бөек Җиңүгә Дан” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Үз рәсемнәрендә балалар сугышның куркыныч күренешләренә капма-каршы рәвештә ямьле май аеның гүзәллеген, табигатьнең искиткеч яшәрүен, парлы күгәрченнәрнең илдәге тынычлыкка сөенеп биеккә күтәрелеп очуын сурәтләгән. Әлеге күргәзмәнең төп максаты балаларны патриотик рухта тәрбияләү, 69 ел элек үзләрен аямыйча безгә Җиңү бүләк иткән ата-бабаларыбызны хөрмәт итү, аларда хөрмәт хисе тәрбияләү.