2014 елның 12 маенда Югары Ослан муниципаль районының авыл җирлеге Башлыклары белән җыелыш үткәрелде. Җыелышта Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы М.Г. Зиатдинов, Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының урынбасары С.В. Осянин, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе Л.С. Хакимзянов, Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең баш табибы И.Т. Мусин, зиратлар буенча җаваплы Л.В. Ситкова катнашты.
Җыелышта Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС булеге җитәкчесе Н.Кадырова “Чит ил гражданнары белән гаилә коруны дәүләти теркәү” һәм “Үлгән гражданнарны җирләү тәртибе” дигән сораулар белән чыгыш ясады.
Чыгышны тәмалаганда Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы М.Г. Зиатдинов авыл җирлеге Башлыкларына зират территорияләрендә тәртипне саклау буенча эшне көчәйтү һәм авыл җирлегендә яшәүче үлгән гражданнарның күмүен контрольга алу буенча йөкләмә бирде, аерым акцентны читтә яшәп үлгән гражданнарның безнең районда күмелгәннәренә ясады.