Мөслим муниципаль районында Җиңү көне

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

Илебездә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында Җиңү көне аерым урын алып тора. Әлеге бәйрәм беркемне дә битараф калдырмый. Бу шатлыклы, тантаналы язгы көндә сугышта катнашкан барлык ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

Шуңа күрә Илмир һәм Юлия Сабитовлар туй көне итеп әлеге истәлекле датаны сайлаганнар. Бә  йрәм символы итеп, ГХАТ бүлеге специалисты Магалимова Я.Ш. яшьләрнең киемнәренә Гиоргий лентасын беркетте. Язылышканнан соң, традиция буларак, Сабитовлар сугышта һәлак булган бабалары  истәлегенә  Мемориаль комплекстагы мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.

Җиңү – безнең йөрәкләрдә һәм күңелләрдә мәңгелек, беркайчан да онытылмас. Барлык ветераннарга сәламәтлек, бәхет, озын гомер, гаиләләрнең тынычлыклыкта һәм иминлектә тормыш кичерүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International