Традиция буенча, бу көнне районда бик бай бәйрәм программасы әзерләнгән иде. Иртән иртүк нурлатлылар гаиләләре белән Хәтер һәм Дан мемориалына ашыкты

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

Сәгать 9да “Җиңү Йолдызы” дип аталган тантаналы митинг башланды. Яу кырында ятып калган батырлар хөрмәтенә залплар яңгырады, мәрмәр плитәләргә кызыл канәферләр салынды, нурлатлылар якташларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Ветераннарны иң беренчеләрдән булып котлаган район башлыгы Равил Кузюров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, республиканың баш санитар табибы Марина Потяшина, хәрби комиссар Заһир Абдуллин һәм Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Вазыйх Усманов чыгышларында хәтер яңарту белән бергә ветераннарга тирән рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре бик күп яңгырады.

Чыгышларны бәйрәм парады – мәйдан буйлап узган колонналар, бию композициясе, хәрби техника алмаштыра торды.  Ветераннар, укучылар, спортчылар, шәһәр оешма-предприятиеләре  хезмәткәрләре сәламләде. Бәйрәм театрлаштырылган чаралар, күңел ачулар белән дәвам итте. Шәһәр Мәдәният сараенда сугыш турында фильмнар күрсәтелде, күргәзмәләр оештырылды, сугыш ветераннары өчен чәй табыны әзерләнде. “Хәрби-кыр” кухнясында фронт боткасыннан  исә теләүчеләр барсы да авыз иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International