Түбән Кама муниципаль районы Каенлы авыл җирлегендә ветераннарны Бөек Җиңү көне белән тәбрикләделәр

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

Түбән Кама муниципаль районы Каенлы авыл җирлегенең башлыгы Фәнис Нәбиуллин  Бөек Җиңү көне уңаеннан 7 май көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарын  өйләренә барып котлады. Каенлы авылында сугышта катнашучылардан Камиль Әхмәтгәрәй улы Ульданов белән Сергей Петрович Кириллов кына бүгенге көндә исән-саулар. Фәнис Нәбиуллин аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләде һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.  8 май көнне Каенлы авылында Җиңү көне уңаеннан Хәтер митингы булып узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International