Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре 8 майда Бөек Ватан сугышы ветераны Замараев Геннадий Алексеевичны Бөек бәйрәм белән котладылар. Геннадий Алексеевич дәһшәтле сугышны узган кеше. Авырлыклар, ачлык, югалтуларга карамастан, Геннадий Алексеевич кебекләр илебезне Җиңүгә китерде. Без үзебезнең һәм балаларыбызның бүгенге тыныч тормышта яшәве белән ветераннарга бурычлы. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Геннадий Алексеевич һәм аның тормыш иптәшенә ныклы сәламәтлек, бәхет, аяз күк йөзе теләделәр, истәлеккә бүләк тапшырдылар.