Мәңгелек Ут Монументына чәчәк кую – Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең Хәтер акциясе

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

Бөек Җиңү көне уңаеннан  Түбән  Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы Мәңгелек Ут Монументына чәчәк куюда катнашты. Әлеге чара коллективтагы һәр хезмәткәр өчен бик мөһим һәм истәлекле. Әйтик, 1941 нче елның көзендә 17 яше тулыр-тулмас килеш фронтка киткән Габдулла Салихов   сугышны нигездә Икенче Белоруссия фронты составында үтә. Берничә тапкыр каты җәрәһәтләнеп совет солдаты Габдулла Салихов хәрби госпитальләрдә ятып чыга. Көнчыгыш Пруссия, Венгрия, Румыния, Молдова, Чехословакия шәһәрләрен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша ул. Кече серңант Габдулла Салихов  II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы Ордены,  Кызыл Байрак Ордены белән бүләкләнгән, аның күп кенә медальләре дә бар. Габдулла абыйның оныклары өчен исә 73 ел элек Сталинның үзе исеменнән атап язылган Рәхмәт хаты аеруча истәлекле.

         ГХАТ идарәсе коллективы хезмәткәрләре арасында Ленинград шәһәренең блокадасында калып, хәбәрсез югалган туганнарын әле дә эзләп таба алмаучылар бар. Озак еллар буе саклап килгән, ата-анадан балаларга күчеп баручы иң кадерле истәлекләрен барладылар Бөек Җиңүне каршылап, Мәңгелек Ут Монументына чәчәк куюда катнашкан ГХАТ идарәсе белгечләре. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International