Сарман муниципаль районы Петровка Завод авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үттеләр

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
Сарман муниципаль районы Петровский Завод авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үттеләр. Бәйрәм  сугыш кырында башларын салган авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл янында башланып китте. Килгән кунаклар, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары үзләренең истәлекләре, бәйрәм котлаулары белән уртаклаштылар. Бәйрәм укучылар эзерләгән концерт номерлары белән дәвам итте. Ветераннарның сөйләшеп сүзләре дә бетмәде, озак таралышмыйча, дәһшәтле сугыш елларын, яшьлек хатирәләрен искә төшерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International