Спас муниципаль районы Болгар шәһәрнең үзәк мәйданында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантана булды

2014 елның 10 мае, шимбә

      Җомга көнне  иртәдән үк төрле төстәге шарлар тоткан балалар  һәм шулай ук өлкәннәр бәйрәм булачак мәйданга ашыктылар.  Совет халкының Бөек Ватан сугышында данлы Җиңүенә, сугышта һәлак булучылар истәлегенә багышланган митингта катнашучыларга башта сугышның беренче көннәрен күз алдына китерергә мөмкинлек бирделәр: менә сәхнәгә кырык беренче елны мәктәпнең чыгарылыш класс укучылары рольләрен башкаручылар, ирләрен фронтка озатучы хатын-кызлар чыкты… Алгы рәтләрдә урын алган безнең ветераннарыбыз боларны үзләре кичергән кешеләр. Ни кызганыч, фронтларда тормышларын аямыйча сугышкан, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән, сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән  ветераннар хәзер  бик аз калып бара. Шушы авыр сынауларны үтеп, илнең азатлыгын саклап калган  батырлар алдында кадетларның рәхмәт хисләре белән алларына килеп тезләнеп рәхмәт әйтүләре аеруча дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе булды. 

      Тантаналар барышында истә калырлык, шул ук вакытта күңелгә бераз моңсулык өстәүче мизгелләр байтак булды. Май аен юкка гына иң дулкынландыргыч ай дими торганнардыр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International