9 май – гомумхалык бәйрәме. Солдатлар яу кырында сугышкан, ә хатын-кызлар илебезнең киләчәге булган балаларны үстергән. Уртак тырышлык белән дошманны Җиңү көнен якынайтканнар. Россиядә сугыш читләтеп үткән бер генә гаилә дә юктыр. Бу көнне сугыш кырында ятып калганнарны, аннан соң җимереклекләрне торгызуда фидакарьлек күрсәткәннәрне искә алалар, бүгенге көндә сафта булган Бөек Ватан сугышы ветераннарын бәйрәм белән котлыйлар.
Бу Бөек көнне һәлак булган сугышчыларның каберләренә веноклар, тере чәчәкләр салалар.
Һәйкәл янында митинг тәмамланганнан соң, авыл җирлеге башлыгы Валентина Пономарёва һәм клуб мөдире Алла Затирко җыелган халыкны, кунакларны, ветераннарны Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган бәйрәм концертын карарга мәдәният йортына чакырдылар. Тантаналы чара Бөек Ватан сугышы турында эпизодлар күрсәтү белән бергә үрелеп барган сәхнә күренешләреннән башланып китте. Концерт барышында татар, рус һәм удмурт җырлары һәм биюләр тамаша кылынды.