07 май көнне Гаилә үзәгенең алтын залында Маметов Альберт Таһир улы һэм Әдибә Аубакир кызының бергә гомер итүләренә 50 ел тулуга багышланган тантаналы бәйрәм узды

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

Гаилә  бәхете  ул – бер-береңә  терәк, таяныч  булып,бер  түбә астында  килешеп озак  яши  алудыр. 50 ел бергә  бер  һаваны  сулап, бер хыяллар  белән  яшәгәннәр икән, димәк  бу – бер-береңне  аңлау, бер-береңнең кадерен белеп  яшәүдер, мөгаен.

Альберт  ага  белән  Әдибә  ханым  педагогика  институтының  спорт залында беренче тапкыр  очрашалар. Озак  та үтми - 1964 елның  29 апрелендә  гаилә  кора  башлыйлар .  Алар гомер буе  яшьлектә  кабызган  гаилә  учагын  саклый белгәннәр. Мәхәббәт   җимеше  булып  дөньяга килгән  ике  кызлары  инде  үз  тормышларын  корганнар.Нәсел  дәвамчылары  булып  оныклар   туган. Шул  рәвешле  шәҗәрә  агачы тармагы  үскән ,киңәйгән.

Тормыш  итүне  өлкәннәр  диңгез  кичүгә  тиңлиләр. Киң  дәрьяда җил-давыллар булмый калмый.  Әмма анда аумас  өчен  гаиләдә  җилкән булырдай  ир канаты, ә инде  аның  янәшәсендә  төпле  акыл  һәм  илаһи  сабырлык   белән  эш  йорткән  олы  йоракле  хатын – Ана булу да  кирәк.

Гаилә  бәйрәмендә  юбилярларга  Казан  мэры  Илсур  Рәис  улы  Метшин  исеменнән  котлау  хаты  һәм  бүләк  тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International