ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2014 ел
җомга

      9 май көне безнең өчен изге көн, ата-бабаларыбыз аны бар көчләре белән якынайту өчен тырыштылар, фронтта батырлык күрсәттеләр, тылда Җиңүне якынайту өчен фидакарь хезмәт куйдылар. Рәхимсез дошман тар-мар ителде. Дистәләгән миллион кешеләрнең тормышын вакытыннан алда өзгән коточкыч, канкойгыч сугыш инде үткәндә калды.

      Бөек Җиңү көненә багышланган митинг Монай авылы җирлегендә булды. Анда ЗАГС бүлеге мөдире Ф.В.Козырева катнашты. Менделеевск муниципаль район башлыгы И.А.Привалов, башкарма комитет һәм шәхсән үз исеменнән котлау сүзе белән чыгыш ясады. Кызганычка каршы, авылда исән калган сугыш ветераннары берәү дә юк, әмма тыл хезмәтчәннәре әле дә безнең арада яшиләр. 

Бөек Җиңү өчен  сугышта катнашучылар гына түгел, тыл эшчәннәре дә чын күңелдән әйтелгән рәхмәткә лаеклылар. Завод – фабрикаларда, колхоз кырларында  Бөек Җиңүне якынайту өчен алар барлык көчләрен биреп эшләделәр.

  Тәтеш муниципаль районында Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре  тыл ветераннарын котладылар. Т.Я.Голубина 16 яшеннән авыл советы секретаре булып эшли башлый.ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Татарстан республикасы Президенты Рәстәм Нургали улы Миннихановның һәм Тәтеш муниципаль районы Башлыгы В.С.Чершинцевның котлау хатларын тапшырды һәм шулай ук азык – төлек җыелмасыннан торган пакет тапшырылды.

2014 елның 8 май көнендә Балтач ГХАТ бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова  Арбор авылында Җиңү көненә  багышланган парадта катнашты. Ул  Балтач район советы һәм башкарма комитеты исеменнән сугыш һәм тыл ветераннарын бәйрәм белән котлап узды. Бәйрәм чарасында барлык укучылар, балалар бакчасында йөрүче балалар, җирлек башлыклары, ветераннар катнашты.
2014 елның 8 май көнендә Җиңү бәйрәме алдыннан Балтач ГХАТ бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова 63 ел бергә гомер итүче Медведевлар гаиләсен бәйрәм белән котлады. Анатолий Кузҗмич белән Анна Андреевна 4 малай һәм 1 кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Һәрберсе бу тормышта үз урыннарын табып, лаеклы хезмәт итәләр. Әти-әниләренә 12 онык һәм 4 оныкчык бүләк иткәннәр.Медведевлар гаиләсе Балтач районында иң мөхтәрәм гаиләләрнең берсе булып тора.

8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

      Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе  Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева Кәзкәй авылы җирлеге ветераннарын, авыл халкын 8 май көнне  Җиңү бәйрәме белән котлады. Бәйрәм чарасында барлык укучылар, балалар бакчасында йөрүче балалар, җирлек халкы, сугыш һәм тыл ветераннары катнашты. Гөлфинә Баян кызы тормышның барлык ачысын үз җилкәләрендә күтәргән ветераннарга район Башлыгының рәхмәт хатын һәм истәлек бүләкләрен тапшырды. Бәйрәм тантанасы  күңелләрдә якты истәлекләр калдырды.

      2014 елның 8 маенда Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Җиңү бәйрәменә багышланган рәсем күргәзмәсенә йомгак ясалды. ГХАТ идарәсе хәзмәткәрләренең балалары бу күргәзмәдә үзләренең Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабалары һәм сугыш батырларын төшергәннәр.

2014 елның 8 маенда Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС булеге җитәкчесе Н.Кадырова яңа туган сабыйлар Валерия Осянина һәм Арсений Кожеватовның тормышларындагы беренче документ - туу турында таныклыкларын һәм истәлекле бүләкне  әти – әниләренә  тапшырып, аларга сәламәтлек, өй тынычлыгы, балалары көчле һәм сәламәт, матур һәм уңышларга ирешеп үссен дигән теләкләрен белдереп, балаларга исем кушу йоласын уздырды.

      9 май – илебезнең тарихи елъязмасында изге дата, гомумхәтер көне. Без Ватаныбыз сагына баскан һәм фидакарьлекләре белән Җиңү көнен якынайткан, безгә тынычлык һәм аяз күк йөзе бүләк иткән, аннары илебезне хәрабәләрдән торгызган барлык якташларыбыз белән чиксез горурланабыз. Җиңү көне алдыннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре Мухаметшиннар Мөхәммәт Миннигула улын һәм Надежда Дмитрий кызын рәхмәтле туйлары белән котладылар. Аларның бергә гомер итүләренә дә 70 ел булган. Мөхәммәт Миннигула улы Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыштан соң дәүләт саклау органнарында эшләгән, ә 1983 елда эштән чыгып ветераннар Советын җитәкләгән. Надежда Дмитрий кызы хезмәт ветераны, ул элемтә идарәсендә эшләгән. Мухаметшиннар гаиләсе Әлмәттә 1956 елдан бирле яши. Алар 3 бала үстереп, бүгенгесе көндә 4 онык һәм 2 оныкчыкны тәрбияләргә ярдәм итәләр.

      9 май – безне берләштерүче иң шатлыклы көн. Бу көнне без канкойгыч дәһшәтле сугышта фронтта булганнар һәм тыл хезмәтчәннәрнең Җиңү көнен якынайту, безгә тыныч күк йөзе бүләк итү, үз җиребездә эшләү, ярату һәм балалар үстерү мөмкинлеге бүләк итү өчен фидакарьлек куйган халкыбыз алдында баш иябез.

      Җиңү көненә багышланган һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Сәйфуллин катнашында чара 8 нче балалар бакчасында уздырылды. Анда ЗАГС бүлеге начальнигы Ф.В.Козырева да чакырылды.

Анна бүләкләр һәм саулык сәләмәтлек теләп киләчәк туган көне белән тәбрикләделәр.  93 яшлек Габдулла Нури улы бердән бер сугыш ветераны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International