2014 елның 8 маенда Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Җиңү бәйрәменә багышланган рәсем күргәзмәсенә йомгак ясалды. ГХАТ идарәсе хәзмәткәрләренең балалары бу күргәзмәдә үзләренең Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабалары һәм сугыш батырларын төшергәннәр.
Катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.