Җиңү көне алдыннан рәхмәтле туй

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

      9 май – илебезнең тарихи елъязмасында изге дата, гомумхәтер көне. Без Ватаныбыз сагына баскан һәм фидакарьлекләре белән Җиңү көнен якынайткан, безгә тынычлык һәм аяз күк йөзе бүләк иткән, аннары илебезне хәрабәләрдән торгызган барлык якташларыбыз белән чиксез горурланабыз. Җиңү көне алдыннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре Мухаметшиннар Мөхәммәт Миннигула улын һәм Надежда Дмитрий кызын рәхмәтле туйлары белән котладылар. Аларның бергә гомер итүләренә дә 70 ел булган. Мөхәммәт Миннигула улы Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыштан соң дәүләт саклау органнарында эшләгән, ә 1983 елда эштән чыгып ветераннар Советын җитәкләгән. Надежда Дмитрий кызы хезмәт ветераны, ул элемтә идарәсендә эшләгән. Мухаметшиннар гаиләсе Әлмәттә 1956 елдан бирле яши. Алар 3 бала үстереп, бүгенгесе көндә 4 онык һәм 2 оныкчыкны тәрбияләргә ярдәм итәләр.

      ГХАТ идарәсе исеменнән юбилярларга иң изге теләкләр белән чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International