Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Чүпрәле җирлегендә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннары Камалиев Карип Шиһап улы һәм Шевелев Иван Илья улы үз гаиләләренең Юбилейларын билгеләп үттеләр.
Карип Шиһап улы белән Фидария Абдулхак кызы 50 ел тату гына гомер кичереп, алты бала тәрбияләп үстергәннәр, баларында туган якка көчле мәхәббәт тәрбияли алганнар.
Унбер бала тәрбияләп үстергән Шевелевлар гаиләсе "Тимер" туйларын бәйрәм иттеләр. Эш сөючән бу гаилә бүген дә тик утыра алмый: кош-корт асрый,умарта үрчетә.
Без юбилярга ныклы сәламәтлек һәм бәхет телибез!
Даниловлар гаиләсе тыл тружениклары – бу авыр чор аларны да кагылмыйча үтмәгән. Шуның өчен дә аларга бу бәйрәм аеруча кадерле. Вера Александровна сугыш елларында тимер юлы ремонтлау буенча эшләде.
Бу танталауда 137 мәктәп укучылары катнашты.
Без аларны чың күңелебездән котлыйбыз. Аларга исәнлек-саулык, күнел тынычлыгы, балаларының игелекләрен күреп яшәүләрен телибез. Рәхмәт сезгә, кадерле ветераннарыбыз!
ЗАГС бүлегенең начальнигы Еграшкина Е.И. аларны җиңү бәйрәме белән котлады һәм Георгий тасмалары белән бүләкләде.
Язылышу таңтатасыннан соң яшьләр Җиңү һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
Район мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән театральләшкән күренеш һәм якташ җырчыларыбыз чыгышлары күңелнең иң нечкә кылларына үтеп керде. Район башлыгы Р.Н.Заhидуллин Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Сидоров А.Г. белән берлектә 19 юбиляр гаиләгә изге теләкләрен җиткерделәр, түбәтәй белән шәл hәм рәхмәт хаты тапшырдылар.
Бу пар кулга кул тотышып, пар канатлар булып 50 ел бергә татулыкта тормыш юлы узган гаилә. Истәлек кенәгәсендә алар дулкынланып алар имза куйдылар, дуслары һәм якыннары алдында куңелле итеп вальс әйләнделәр.
Мөхтәрәмә юбилярларны шәһәр башлыгы А.В.Тыгин исеменнән ГХАТ бүлеге башлыгы урынбасары Романова Екатерина котлады.
Сарман муниципаль районы Игәнә-Баш авылында “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!” дигән баш астында тылда һәм яу кырында һәлак булганнарны искә алу кичәсе үтте. Шул чорда сөт заводында эшләп, Игәнә-Баш авылында вәкил булган Зарипова Әнисә апа исеменнән хәер таратылды һәм аңа башка авылдашлар да кушылып, алар рухына багышлап коръән укылды.
Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов тыл ветераннары Фатыйма апа Гайфетдинова белән Сирин абый Хөснетдиновка Татарстан Президентының котлау открыткаларын, җирле үзидарәнең истәлек бүләкләрен тапшырды. Илексаз мәктәбе укучылары үзләренең моңлы җырларын бүләк итте. Авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Рәмзия апа Харисова Муса Җәлил шигырьләрен укыды.Кичә чәй өстәле артында концерт номерлары белән аралаштырып, тыл ветераннарын сөйләтеп алып барылды.
Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган җиңел атлетика кроссы предприятияләр, оешмалар һәм уку йортлары коллективлары арасында Җиңү паркыннан старт алды һәм Дан Монументында тәмамланды.
Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге дә әлеге мероприятиядә актив катнашты.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү чаралары кысаларында 2014 елның 7 маенда Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова-Реутина Бөек Ватан сугышы ветераны Н. И. Шавровның өендә булды.
Бәйрәм алдыннан Николай Иванович Курск янында разведчик буларак сугышчан заданиеләрне ничек үтәве хакындагы хатирәләре белән уртаклашты. Бәйрәм бүләге кабул итте.
Апаста Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш чоры ятимнәрен, сугыштан соңгы елларда төрле өлкәләрдә хезмәт иткән, югары нәтиҗәләргә ирешкән абый-апаларны Сабан туе мәйданына җыеп хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән дүртенче ел рәттән узучы бу бәйрәм быел кабат мәйданга меңнән артык өлкән райондашыбызны җыйды. 7 май көнне мәйдан гөр килеп торды. Район мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән театральләштерелгән күренеш һәм якташ җырчыларыбыз чыгышлары күңелнең иң нечкә кылларына үтеп керде. Аланлыкта җыр-моң тынып тормады, сәүдә гөрләде, коймаклар пеште, самаварлар чыжлады, спорт уеннары барды. Кыр кухнясында пешерелгән ботканы кунаклар аеруча яратып ашады. Мәйдан түрендә алтын туйларын билгеләп үткән өлкәннәр дә хөрмәтләнде.