Апаста Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш чоры ятимнәрен, сугыштан соңгы елларда төрле өлкәләрдә хезмәт иткән, югары нәтиҗәләргә ирешкән абый-апаларны Сабан туе мәйданына җыеп хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән дүртенче ел рәттән узучы бу бәйрәм быел кабат мәйданга меңнән артык өлкән райондашыбызны җыйды. 7 май көнне мәйдан гөр килеп торды. Район мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән театральләштерелгән күренеш һәм якташ җырчыларыбыз чыгышлары күңелнең иң нечкә кылларына үтеп керде. Аланлыкта җыр-моң тынып тормады, сәүдә гөрләде, коймаклар пеште, самаварлар чыжлады, спорт уеннары барды. Кыр кухнясында пешерелгән ботканы кунаклар аеруча яратып ашады. Мәйдан түрендә алтын туйларын билгеләп үткән өлкәннәр дә хөрмәтләнде.
Район башлыгы, хәрби комиссар һәм башкала кунаклары өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерделәр.