1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү чаралары кысаларында 2014 елның 7 маенда Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова-Реутина Бөек Ватан сугышы ветераны Н. И. Шавровның өендә булды.
Бәйрәм алдыннан Николай Иванович Курск янында разведчик буларак сугышчан заданиеләрне ничек үтәве хакындагы хатирәләре белән уртаклашты. Бәйрәм бүләге кабул итте.
Ветеран Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Мәскәүгә парадка барырга җыена, ә быел 8 майда ул Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуга барды.
Традиция буенча ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Бөек Җиңүгә багышланган гомумшәһәр бәйрәм чараларында актив катнаштылар.
2014 нче елның 7 маенда Казан шәһәренең гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Киров районы бүлегендә Бөек Ватан сугышында 69 еллык Җиңү уңаеннан кулга-кул тотынышып зур тормыш юлын үтеп, лаеклы балалар үстереп гомер иткән парларны тантаналау үтте.
2014 елның 7 маенда, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Храмоушиннар, Чуркиннар, Ивановлар, Сафиннар һәм Бордиловскийлар гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы булды.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе Бөек Җиңү көне 9 май уңаеннан Рәсәй Федерациясендә үтә торган “Георгий тасмасы” акциясенә кушылды. Хәтер һәм хәрби дан символы булып торган әлеге патриотик тасма ГХАТ идарәсенә никахлашырга гариза тапшырырга килгән яшь парларга бирелә. Егет һәм кызларның барысы да белгечләр кулыннан әлеге тасманы зур саклык һәм ихтирам белән кабул итеп ала.
Илле ел кулга – кул тотынып
Пар былбылдай тормыш итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Ә без сезгә карап сокланабыз
Ихтирамлы сезгә карата.
Гаилә бәхете ул – бер-береңә терәк, таяныч булып,бер түбә астында килешеп озак яши алудыр. 50 ел бергә бер һаваны сулап, бер хыяллар белән яшәгәннәр икән , димәк бу – бер-береңне аңлау, бер-береңнең кадерен белеп яшәүдер , мөгаен.
Альберт ага белән Әдибә ханым педагогика институтының спорт залында беренче тапкыр очрашалар. Озак та үтми - 1964 елның 29 апрелендә гаилә кора башлыйлар . Алар гомер буе яшьлектә кабызган гаилә учагын саклый белгәннәр. Мәхәббәт җимеше булып дөньяга килгән ике кызлары инде үз тормышларын корганнар.Нәсел дәвамчылары булып оныклар туган. Шул рәвешле шәҗәрә агачы тармагы үскән ,киңәйгән.
Тормыш итүне өлкәннәр диңгез кичүгә тиңлиләр. Киң дәрьяда җил-давыллар булмый калмый. Әмма анда аумас өчен гаиләдә җилкән булырдай ир канаты , ә инде аның янәшәсендә төпле акыл һәм илаһи сабырлык белән эш йорткән олы йоракле хатын – Ана булу да кирәк.
Гаилә бәйрәмендә юбилярларга Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырылды.
Бу кичәдә Бөек Ватан сугушы ветераны Василий Филипп улы Коршин белән Лениногорск шәһәренең 10 нчы урта белем бирү мәктәбенең кадетлары очрашты. Ветераныбыз үз чыгышында үзенең истәлекләре белән, күргән вакыйгалары белән уртаклашты, сугыш елларының ачылыгын сөйләде. Сугыш ветераны Василий Филипп улы Коршин тумышы белән Лениногорск районының Иске Кувак авылыннан. Ул гомер буе туган авылының урта мәктәбендә тарих уктытучысы булып, ә аннан соң мәктәп директоры булып эшли. Аның авыр сугыш еллары 1941 елның декабрь аенда башлана. Ул Крымның: Севастополь һәм Джанкой шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Ә инде көтеп алынган Җиңү көнен Латвиядә каршылый. Безнең ветераныбыз 3 нче дәрәҗә “Дан” ордены, “Кызыл йолдыз”, “Ватан сугушының” 1 һәм 2 нче дәрәҗә орденнары белән һәм “Батырлык”, “Хәрби хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Укучылар, бигрәк тә егетләр кунагыбызны зур кызыксыну белән тыңладылар. Хәтта, очрашу тәмамлангач та, сораулары калган иде әле. Әлбәттә, кичәдә ишеткән сүзләр аларның күңелендә эзсез калмас дип ышанабыз.
2014 елның 6 май көнендэ ЗАГС һәм администрация хезмәткәрләре Туктабаевлар гаиләсен “зәркән” туйлары белән өйләрендә тәбрик итеп кайттылар. Николай Васильевич Бөек Ватан сугышы ветераны.Ул күп медальләр һәм орденнар иясе. Туктабаевлар гаиләсенә Казан шәһәре мэры исеменнән котлау открыткасы ,акчалата бүләк һәм администрация исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.
Бөек җиңү бәйрәме алдыннан Баулы шәһәрендә яшәүче сугыш ветераннары Ахмәтзыя Зәләй улы Камалиев, Госман Имаметдин улы Ханнанов, Рәшит Нургали улы Галәүтдинов 90 яшьлек Юбилейларын билгеләп үттеләр. Ветераннар барсы да намуслы тормыш һәм хезмәт юлы үткәннәр, акыллы балалар тәрбияләгәннәр. Сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен ветераннар күп төрле югары дәрәҗәле орден һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр.
06 май “Казан” Гаилә үзәгендә Бөек Җиңүнен 69 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм узды. Бөек Ватан сугышында җиңү – җир йөзендәге иң көчле һәм җиңелмәс халкыбызның батырлыгы һәм даны ул. Тантаналы бәйрәмдә үзләренең бриллиант һәм алтын юбилейларны билгеләп узучы гаиләләр катнашты. Алар сугыш чоры балалары,сугышның бөтен авырлыгын,анын газап-михнәтен кичергән кешеләр. Алар арасында төрле профессия кешеларе бар иде – гади шофердан алып университет доцентына кадәр. Аларнын барысын – олы мәхәббәт һәм бер-береңә булган хөрмәт берләштерә. Юбилярларга Казан мэры Илсур Рәис улы Метшиннан акчалата бүләк, котлау хаты һәм чәчәкләр тапшырылды.
Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә агымдагы елның 6 маенда яшь түбән камалыларга паспортлар тапшыру тантанасы булып узды. Патриотизм, туган илгә мәхәббәт, горурлык хисе белән сугарылган әлеге тантана Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе һәм Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендәге Федераль миграцион хезмәте идарәсе белән берлектә оештырылды. Яшүсмерләргә аларның төп документлары булган паспортларын тапшырганда Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендәге Федераль миграцион хезмәте идарәсенең беренче бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шаһпазова аларны котлап, Рәсәй гражданы булуның мөһимлеген ассызыклады, паспортлар тапшыру тантанасының Бөек Җиңү көне алдыннан үткәрелүе үзе үк символик мәгънәгә ия икәнлегенә аерым басым ясап, егет һәм кызларны яу кырында безнең тынычлыгыбыз өчен баш салган ата-бабаларыбызны хәтеребездән чыгармаска өндәде.