Бөек җиңү бәйрәме алдыннан Баулы шәһәрендә яшәүче сугыш ветераннары Ахмәтзыя Зәләй улы Камалиев, Госман Имаметдин улы Ханнанов, Рәшит Нургали улы Галәүтдинов 90 яшьлек Юбилейларын билгеләп үттеләр. Ветераннар барсы да намуслы тормыш һәм хезмәт юлы үткәннәр, акыллы балалар тәрбияләгәннәр. Сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен ветераннар күп төрле югары дәрәҗәле орден һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр.
Без юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм бәхет телибез!