2014 елның 06 маенда зур бәйрәм – Җиңү көне якынлашкан көннәрдә музейда тантаналы рәвештә Россияның яшь гражданнарына паспортлар тапшыру церемониясе узды. Бу чараның төп кунаклары булып үзләренең “Бриллиант” туйларын билгеләп үтүче – Хисматовлар һәм Тингляковлар гаиләләре, сугыш ветераны Сагит абый Курамшин, милиция классында белем алучы укучылар булдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова очрашуны ачып юбилярларга район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Хәкимова, район ветераннар советы рәисе Николай Дементьев та Җиңү көне белән котладылар һәм тыныч тормыш теләделәр.
Көннәр җылынды, урамда гына түгел, яшьләр күңеленә дә яз килде. Лаеш шәһәре буенча балалар тууы һәм яшь гаиләләр барлыкка килүе район статистикасында уңай күренеш булып тора. Моның мисалы булып 3 балага туу таныклыгы бирелүе һәм 5 парның гаилә корырга гариза бирүләрен күрергә була.
Мамадышлылар Владислав һәм Венера гаилә коруда беренче адымнарын ясадылар. Бүген, 6 нчы майда, яшь пар Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә язылышу турында гаризага кул куйды. Филипповлар - адаш фамилияле кияү белән кәләш. ГХАТ бүлеге өчен бу бик сирәк күренеш. “Паспорт алмаштырасы булмый, бер мәшәкатькә кимрәк”, - дип сөенечен уртаклашты Венера. “Фамилияләребезнең охшаш булуы – танышкан көнне бер беребезгә игътибарны күбрәк җәлеп итәргә этәргеч булды”, - дип искә ала Владислав.
2014 елда Буа районында “Бриллиант” туйларын ундүрт гаилә билгеләп үтә. Бу гаиләләрнең тормыш юллары иһтирамга һәм хөрмәткә лаек. Ә үзләре алар бүгендә бергә булулары белән бәхетле. 06 май көнне - Бөек Җиңү көне якынлашу алдыннан Буа шәһәрендә яшәүче һәм үзләренең “Бриллиант” туйларын билгеләп үтүче гаиләләрне район башкарма комитеты җитекчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова котлады һәм муниципаль район башлыгы исеменнән“Рәхмәт хаты”, бүләкләр тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Хәкимова чәчәкләр тапшырып юбилярларга тагын озак еллар яшь буынга үрнәк булып торуларын теләде. Шулай ук үзенең котлауларын ветераннар советы рәисе Николай Дементьев җиткерде. Болай зурлауга иһлас шатланган юбилярлар барлык яшьләргә дә шулай бер-берләрен аңлашып, хөрмәт итеп яшүләрен теләделәр. Ә без исә, үз чиратыбызда, аларның тагын күп еллар исән-сау булуларын телибез.
Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Калимуллин Биектау авылының Мичурин урамы 17 йортта яшәгән ветераннар янына килде. Ул аларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап аларга ныклы сәләмәтлек һәм яхшы кәефләр теләде
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Баулы ГХАТ бүлегендә Хаҗиевлар гаиләсе “бриллиант” туйларын билгеләп үтте. Бу хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы гаилә күпләр өчен үрнәк булып тора.
Бүгенге көн аларның гаиләләре өчен бик мөһим, чөнки бүген Михаил Израил улының туган көне, аңа 92 яшьтулды. Бу гаилә бердәм, алар озын hәм бик күренекле тормыш юлын уздылар.
Мамадышлылар 5 нче май көнне Вятка елгасы яры буенда искиткеч күркәм тамашага шаһит булдылар. Кышкы йокыдан соң гүзәл Яр буе сезонын башлап җибәрде. Кунакларны җырлаучы төсле фонтан, балалар аттракционы, тәм-том тулы кибетләр, Мамадыш районын сүрәтләүче сувернир продукция cатучы нокталар каршы алды. Сәхнәдә баручы җирле йолдызлар тарафыннан әзерләнгән концерт бар кешенең бәйрәм рухын күтәреп торды.
Әйтергә кирәк, бу көнне Мамадыш үзенең беренче туристик маршрутын кабул итте. “Нижний Новгород – Киров” маршруты буенча баручы “Василий Чапаев” теплоходы Вятка яр буена 120 турист белән килеп туктады. Кунакларны мамадышлылар биш телдә, биш төрле милли ризык белән каршы алдылар. Шәһәр, “Святая чаша”, җирле гыйбәдәтханәләрне күрсәттеләр. Кунаклар Яр буен ачу тантанасында да бик теләп катнаштылар.
Анастасия Иван кызы 10 бала булган гаиләдә усә. Сугыш башланганда ана 17 яш була. Ул вагон депосында авыр шпаллар һәм рельсалар күтәреп эшли. Бик авыр чаклар булса да эшне ташлап китергә уенда да булмады. Бөтен көчен биреп эшләде. Уйлары җиңү турында гына булды. Узенең фронтовик тормыш иптәше белән Леонид Иван улы белән дурт бала тәрбияләп устерделәр.