ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2014 ел
җомга

      Яшь буынны тәрбияләү, игътибар күрсәтү – дәүләтнең иң төп бурычларының берсе. Мамадыш районында балалар һәм яшьләрнең уку, спорт, мәдәният өлкәләрендә тулы һәм күпкырлы үсеше өчен барлык шартлар тудырылган. Ирешелгән нәтиҗәләргә 2 нче майда “Олимп” спорт сараенда йомгак ясалды. Биредә Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.


1
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

      Соңгы елларда күп кенә илләрдә 1 май көне Хезмәт бәйрәме дип үткәрелә. Әлмәт шәһәрендә бәйрәм шәһәр паркындагы Геройлар аллеясына чәчәкләр кую белән башланып китте, шәһәр һәм район җитәкчеләре, ГХАТ идарәсе, шәһәрнең профсоюз комитетлары, “Татнефть” компаниясе вәкилләре катнашында булып узды. Бәйрәмгә шулай ук Хезмәт ветераннары һәм геройлары чакырулы иде. Аларны һәм бәйрәмгә килүчеләрне шәһәр җитәкчелеге шушы бәйрәм белән котлап, изге теләкләрне ирештерде.

      Бәйрәм тантанасында 16 меңгә якын кеше катнашты. Алар арасында ГХАТ идарәсе МКУ белгечләре, шәһәр хуҗалыгының барлык тармаклары вәкилләре: камаз эшчеләре, төзүчеләр, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре, мәдәният, белем бирү, физкультура һәм спорт идарәсе белгечләре, милли җәмгыять вәкилләре, студентлар, яшьләр оешмалары һәм ветераннар катнашты.

Букөнне, гадәттәгечә, мәйдан шаулап торды. Бәйрәмгә шәһәр, район халкы гаиләләре белән бергә килеп, рәхәтләнеп ял итте.

1 май көнне Теләче муниципаль районы Субаш авылы клубында, шушы авылда яшәүче Подъячева Анна һәм Николайларның 50 ел бергә яшәүләре хөрмәтенә “Алтын туегыз белән” дигән кичә үткәрелде. Алтын туй ияләренә район башкарма комитеты ГХАТ һәм мәдният бүлегеннән, Айдар авылы җирлегеннән һәм якыннарыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларны котлап авыл үзэшчәннәре матур җырларын башкардылар. Хәрмәткә лаек Анна түтәй һәм Николай дәдәй чарадан күтәренке кәеф белән таралыштылар.


30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
      30 нчы апрельдә, Спас муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Спас районының ФХМИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, сигез яшүсмергә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бу бәхетле мизгелне, гомергә бер генә тапкыр килә торган вакыйганы, яшүсмерләрнең ата-аналары да уртаклашты. 14 яше тулган яшь егет-кызларга паспортларын Спас муниципаль районы башлык урынбасары М.С. Гиматдинов тапшырды.

      Чүпрәле районы ЗАГС бүлегендә һәр айны үткәрелеп килүче эш киңәшмәсендә 14 марттан 24 нә кадәр белемнәрен күтәрү курсларында булып кайткан авыл җирлекләре белгечләре анда алган белемнәре, яңалыклары белән үзләренең хезмәттәшләре белән уртаклаштылар. Мондый алым укуда булмаган белгечләргәдә яңалыклардан, үзгәрешләрдән артта калмаска ярдәм итә.

      1 май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Яз һәм хезмәт бәйрәме унаеннан, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы вакыйга булып узды. Кулга кул тотышып, пар канатлар булып 50 ел бергә татулыкта тормыш юлы узган Мавлетшиннар гаиләсе Хәким улы Диас абый һәм Нурула кызы Савия апа “алтын туй” көнен билгеләп узды. Гаилә 2 бала үстергән, 3 оныкларына яраткан дәү әни һәм дәү әти алар.

      Татарстан Республикасының премьер-министры Илдар Халиков Түбән Камада яшәүче Мария Федорованы “Ата-ана даны” медале белән бүләкләде. Мария Николаевна тормыш иптәше Петр Ермолаевич белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Озын-озак еллар буе Мария ханым 88 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Сабыйлар  күңелләренә Мария Николаевна салган рәхим-шәфкать, миһербан орлыклары шытып чыгып үз  җимешләрен мул итеп бирә. Үз балаларын да Федоровлар яратып, башкаларга хөрмәт-ихтирам күрсәтә алырлык, хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәр. 

      Ул буын кешеләренең, хәзерге 80-90 яшьлекләрнең, үз бәхетләре турында уйлап торырга җайлары  да булмаган, билгеле. Алар барысы да бөтен ил белән бергә дәһшәтле  сугыш елларын, сугыштан соңгы авырлыкларны, ачлык-ялангачлыкны башларыннан кичергән. Бу хәлләр Илһамия Хаҗип кызын да читләтеп үтмәгән.

      Әбекәйнең туган көнендә дә, аны 95 яшьлек юбилее белән котларга балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International