Кулга кул тотышып...

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
      1 май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Яз һәм хезмәт бәйрәме унаеннан, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы вакыйга булып узды. Кулга кул тотышып, пар канатлар булып 50 ел бергә татулыкта тормыш юлы узган Мавлетшиннар гаиләсе Хәким улы Диас абый һәм Нурула кызы Савия апа “алтын туй” көнен билгеләп узды. Гаилә 2 бала үстергән, 3 оныкларына яраткан дәү әни һәм дәү әти алар.
      Аларга шәһәр башлыгы Александр Васильевич Тыгин исеменнын котлау хаты тапшырылды. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын дигән теләктә калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International