Бәхетле картлык – олыгайган көнеңдә ялгыз калмау, кайгыртучан балалар һәм оныкларыңның яныңда булуы ул. Шуңа күрә Чернышевка авылында яшәүче озын гомерле Илһамия Әхмәтшинаны бәхетле хатын-кыз дип әйтү бик дөрес булыр

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

       Ул буын кешеләренең, хәзерге 80-90 яшьлекләрнең, үз бәхетләре турында уйлап торырга җайлары  да булмаган, билгеле. Алар  барысы да бөтен ил белән бергә дәһшәтле  сугыш елларын, сугыштан соңгы авырлыкларны, ачлык-ялангачлыкны башларыннан кичергән. Бу хәлләр Илһамия Хаҗип кызын да читләтеп үтмәгән.

      Әбекәйнең туган көнендә дә, аны 95 яшьлек юбилее белән котларга балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды.

      Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да озын гомерле Илһамия апага истәлекле  бүләк  тапшырды, бу зур тату гаиләгә тынычлык  һәм  бәхет теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International