Түбән Камада яшәүче Мария Федорованы “Ата-ана даны” медале белән бүләкләделәр

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

      Татарстан Республикасының премьер-министры Илдар Халиков Түбән Камада яшәүче Мария Федорованы “Ата-ана даны” медале белән бүләкләде. Мария Николаевна тормыш иптәше Петр Ермолаевич белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Озын-озак еллар буе Мария ханым 88 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Сабыйлар  күңелләренә Мария Николаевна салган рәхим-шәфкать, миһербан орлыклары шытып чыгып үз  җимешләрен мул итеп бирә. Үз балаларын да Федоровлар яратып, башкаларга хөрмәт-ихтирам күрсәтә алырлык, хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International