Яшь буынны тәрбияләү, игътибар күрсәтү – дәүләтнең иң төп бурычларының берсе. Мамадыш районында балалар һәм яшьләрнең уку, спорт, мәдәният өлкәләрендә тулы һәм күпкырлы үсеше өчен барлык шартлар тудырылган. Ирешелгән нәтиҗәләргә 2 нче майда “Олимп” спорт сараенда йомгак ясалды. Биредә Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.
Бөтендөнья, ил һәм республика күләмендә югары күрсәткечләргә ирешкән йөзләгән укучы балаларга, мөгаллимнәргә, тренерларга һәм остазларларга район Башлыгы Анатолий Иванов бүләкләр һәм рәхмәт сүзе тапшырды.
Район уку йортлары укучылары тарафыннан сәхнәдә һәм бозда бик матур шоу-программа әзерләнгән иде.