Мамадышлылар Владислав һәм Венера гаилә коруда беренче адымнарын ясадылар. Бүген, 6 нчы майда, яшь пар Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә язылышу турында гаризага кул куйды. Филипповлар - адаш фамилияле кияү белән кәләш. ГХАТ бүлеге өчен бу бик сирәк күренеш. “Паспорт алмаштырасы булмый, бер мәшәкатькә кимрәк”, - дип сөенечен уртаклашты Венера. “Фамилияләребезнең охшаш булуы – танышкан көнне бер беребезгә игътибарны күбрәк җәлеп итәргә этәргеч булды”, - дип искә ала Владислав.
Гашыйклар 7 ел элек кичен урамда уртак дуслар компаниясендә танышалар. Шул көннән алар бергә һәм мәңгегә. Бер ай элек гашыйк кияү егете сөйгән яры Венерага тәкъдим ясаган.
Киләчәктә бу матур пар күркәм гаилә төзеп, үрнәк тормыш алып барыр, ГХАТ бүлегенә туу турында таныклык алырга әле бер генә килмәс дип ышанасы килә.