«60 прекрасных, совместных лет…»

2014 елның 6 мае, сишәмбе

     2014 елда Буа районында “Бриллиант” туйларын ундүрт гаилә билгеләп үтә. Бу гаиләләрнең тормыш юллары иһтирамга һәм хөрмәткә лаек. Ә үзләре алар бүгендә бергә булулары белән бәхетле. 06 май көнне  - Бөек Җиңү көне якынлашу алдыннан Буа шәһәрендә яшәүче һәм үзләренең “Бриллиант” туйларын билгеләп үтүче гаиләләрне район башкарма комитеты җитекчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова котлады һәм муниципаль район башлыгы исеменнән“Рәхмәт хаты”, бүләкләр тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Хәкимова чәчәкләр тапшырып юбилярларга тагын озак еллар яшь буынга үрнәк булып торуларын теләде. Шулай ук үзенең котлауларын ветераннар советы рәисе Николай Дементьев җиткерде. Болай зурлауга иһлас шатланган юбилярлар барлык яшьләргә дә шулай бер-берләрен аңлашып, хөрмәт итеп яшүләрен теләделәр. Ә без исә, үз чиратыбызда, аларның тагын күп еллар исән-сау булуларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International