Мамадыш районы Яр буенда беренче туристларын кабул итте

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

Мамадышлылар 5 нче май көнне Вятка елгасы яры буенда искиткеч күркәм тамашага шаһит булдылар. Кышкы йокыдан соң гүзәл Яр буе сезонын башлап җибәрде. Кунакларны җырлаучы төсле фонтан, балалар аттракционы, тәм-том тулы кибетләр, Мамадыш районын сүрәтләүче сувернир продукция cатучы нокталар каршы алды. Сәхнәдә баручы җирле йолдызлар тарафыннан әзерләнгән концерт бар кешенең бәйрәм рухын күтәреп торды.

Әйтергә кирәк, бу көнне Мамадыш үзенең беренче туристик маршрутын кабул итте. “Нижний Новгород – Киров” маршруты буенча баручы “Василий Чапаев” теплоходы Вятка яр буена 120 турист белән килеп туктады. Кунакларны мамадышлылар биш телдә, биш төрле милли ризык белән каршы алдылар. Шәһәр, “Святая чаша”, җирле гыйбәдәтханәләрне күрсәттеләр. Кунаклар Яр буен ачу тантанасында да бик теләп катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International