Буа муниципаль районында ГХАТ бүлеге һәм шәһәрнең туган якны өйрәнү музее белән берлектә эшләүне дәвам итәләр

2014 елның 6 мае, сишәмбе

      2014 елның 06 маенда зур бәйрәм – Җиңү көне якынлашкан көннәрдә музейда тантаналы рәвештә Россияның яшь гражданнарына паспортлар тапшыру церемониясе узды. Бу чараның төп кунаклары булып үзләренең “Бриллиант” туйларын билгеләп үтүче – Хисматовлар һәм Тингляковлар гаиләләре, сугыш ветераны Сагит абый Курамшин, милиция классында белем алучы укучылар булдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова очрашуны ачып юбилярларга район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Хәкимова, район ветераннар советы рәисе Николай Дементьев та Җиңү көне белән котладылар һәм тыныч тормыш теләделәр.

      9 яшь буалылар өчен дә бу очрашу тантаналы һәм истәлекле көн булды. Музей хезмәткәрләре РФ паспорт системасы турында сөйләделәр. Федераль–миграция идарәсенең Буа районы бүлеге җитәкчесе Айрат Шакуров һәм яшьләр, туризм, спорт бүлеге җитәкчесенең урынбасары Гөлия Козырева тапшырган паспортларны балалар зур горурлык хисе белән кабул иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International