Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Баулы ГХАТ бүлегендә Хаҗиевлар гаиләсе “бриллиант” туйларын билгеләп үтте. Бу хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы гаилә күпләр өчен үрнәк булып тора.
Фаиз абый бар гомерен нефть өлкәсендә эшләүгә багышлый. Күп еллар Баулы бораулау эшләре идарәсендә эшләп лаеклы ялга китә ул. Фидәкарь хезмәте өчен “Бөек Ватан сугышы елларындагы данлы хезмәт өчен” медале белән, Юбилей медальләре, “Татнефть” җәмгыяте мактау грамоталары белән бүләкләнә. Фәния апа күп еллар Баулы нефть һәм газ табу идарәсендә оператор булып эшләп лаеклы ялга китә.
Хазиевлар 3 акыллы, кешелекле бала тәрбиялиләр. Аларның тормышта үз урынын тапкан, күп уңышларга ирешкән балаларын Баулы районында белмәгән кеше юктыр. Уллары Илгиз Фаизович хәрби офицер. Бүгенге көндә Баулы нефть һәм газ табу идарәсенең профсоз оешмасы рәисе. Кызлары Бриллиант Фаизовна – стоматолог, кече кызлары Ландыш Фаизовна – югары категорияле укытучы.
Район Башлыгы Альберт Хабибуллин юбилярларны җылы котлап Рәхмәт хаты тапшырды. Фаиз абый белән Фәния апаны котларга хезмәттәшләре, балалары да килгән иде.