“Рәхмәт сезгә хөрмәтле ветераннар!”

2014 елның 6 мае, сишәмбе
6 һәм 7 май көнне Зәй муниципаль районы Бөек Җиңү көне якынлашып килү уңаеннан  ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтелә. Чарага 80 кеше чакырылды. Аларга Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин, Татарстан Президенты Р.Н.Минниханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Р. Миннегалиев һәм Зәй муниципаль районы башлыгы Т.В.Воропаева исеменнән котлау хатлары тапшырылды. Түшләренә орден-медальләр тагып килгән ветераннарны Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Бариев тәбрикләде, җылы теләкләрен җиткерде. “Энергетик” мәдәният сарае артистлары бәйрәм концерты тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International