“Казан” Гаилә үзәгендә Бөек Җиңүнен 69 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм узды

2014 елның 6 мае, сишәмбе

      06 май “Казан” Гаилә үзәгендә Бөек Җиңүнен 69 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм узды. Бөек Ватан сугышында җиңү – җир йөзендәге иң көчле һәм җиңелмәс халкыбызның батырлыгы һәм даны ул. Тантаналы бәйрәмдә үзләренең бриллиант һәм алтын юбилейларны билгеләп узучы гаиләләр катнашты. Алар сугыш чоры балалары,сугышның бөтен авырлыгын,анын газап-михнәтен кичергән кешеләр. Алар арасында төрле профессия кешеларе бар иде – гади шофердан алып университет доцентына кадәр. Аларнын барысын – олы мәхәббәт һәм бер-береңә булган хөрмәт берләштерә. Юбилярларга Казан мэры Илсур Рәис улы Метшиннан акчалата бүләк, котлау хаты һәм чәчәкләр тапшырылды.

      Бу бәйрәмгә шулай ук мәктәп укучылары да чакырылган иде. Бүген алар үзләренең беренче паспортларын алдылар.

       Барлык килгән кунакларны котлап Татарстаннын халык артисты Илсур Сафин үзенең матур җырларын бүләк итте.

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренган янар комачка,

Җир чәчәкләр тезеп күкрәгенә

Йөз балкытып карый кояш та.

Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белан күзне чылатып.

Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International