Алтын юбилярлар

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

      2014 елның 7 маенда, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Храмоушиннар, Чуркиннар, Ивановлар, Сафиннар һәм Бордиловскийлар гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы булды.

      Бәйрәмне ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова ачты. Парадта Шәһәр Советы депутаты, “Сугыш ветераннары өчен госпиталь”нең баш табибы Л.Ә.Камалетдинова, шәһәрнең Комсомол, Автозавод һәм Үзәк район белгечләре катнаштылар. Алар гаиләләрне кайнар котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. “Адажио” хореографик түгәрәк музыкаль бүләк ясады.

      Тантаналар сарае исеменнән юбилярларга гаилә портреты, почетлы акт һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде. Бәйрәм “Ватан – ана” Мемориаль комплексы янында чәчәкләр кую белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International