2014 нче елның 7 маенда Казан шәһәренең гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Киров районы бүлегендә Бөек Ватан сугышында 69 еллык Җиңү уңаеннан кулга-кул тотынышып зур тормыш юлын үтеп, лаеклы балалар үстереп гомер иткән парларны тантаналау үтте.
Гарифуллинар гаиләсе тыл тружениклары – бу авыр чор аларны да кагылмыйча үтмәгән. Шуның өчен дә аларга бу бәйрәм аеруча кадерле. Хадыулла Гариф улы 1930 нчы елда Саба районы Сатыш авылында дөньяга килгән. Бөтен авырлыклар аның җилкәсенә төшкән. Альфия Әхмәт кызы 1929 нчы елда Казан шәһәрендә туа. Аның балачагы бик авырлык белән үткән.
Бүген бу искиткеч матур парның бриллиант туйлары. Аларның гаиләләре бик зур: 2 балалары, 4 оныклары һәм 1 оныкчыгы.
Без аларны чың күңелебездән котлыйбыз. Аларга исәнлек-саулык, күнел тынычлыгы, балаларының игелекләрен күреп яшәүләрен телибез. Рәхмәт сезгә, кадерле ветераннарыбыз!