Бу кичәдә Бөек Ватан сугушы ветераны Василий Филипп улы Коршин белән Лениногорск шәһәренең 10 нчы урта белем бирү мәктәбенең кадетлары очрашты. Ветераныбыз үз чыгышында үзенең истәлекләре белән, күргән вакыйгалары белән уртаклашты, сугыш елларының ачылыгын сөйләде. Сугыш ветераны Василий Филипп улы Коршин тумышы белән Лениногорск районының Иске Кувак авылыннан. Ул гомер буе туган авылының урта мәктәбендә тарих уктытучысы булып, ә аннан соң мәктәп директоры булып эшли. Аның авыр сугыш еллары 1941 елның декабрь аенда башлана. Ул Крымның: Севастополь һәм Джанкой шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Ә инде көтеп алынган Җиңү көнен Латвиядә каршылый. Безнең ветераныбыз 3 нче дәрәҗә “Дан” ордены, “Кызыл йолдыз”, “Ватан сугушының” 1 һәм 2 нче дәрәҗә орденнары белән һәм “Батырлык”, “Хәрби хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Укучылар, бигрәк тә егетләр кунагыбызны зур кызыксыну белән тыңладылар. Хәтта, очрашу тәмамлангач та, сораулары калган иде әле. Әлбәттә, кичәдә ишеткән сүзләр аларның күңелендә эзсез калмас дип ышанабыз.