Район мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән театральләшкән күренеш һәм якташ җырчыларыбыз чыгышлары күңелнең иң нечкә кылларына үтеп керде. Район башлыгы Р.Н.Заhидуллин Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Сидоров А.Г. белән берлектә 19 юбиляр гаиләгә изге теләкләрен җиткерделәр, түбәтәй белән шәл hәм рәхмәт хаты тапшырдылар.