Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова-Реутина Бөек Ватан сугышы ветераны Н. И. Шавровның өендә булды

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү чаралары кысаларында 2014 елның 7 маенда Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова-Реутина Бөек Ватан сугышы ветераны Н. И. Шавровның өендә булды.

Бәйрәм алдыннан Николай Иванович Курск янында разведчик буларак сугышчан заданиеләрне ничек үтәве хакындагы хатирәләре белән уртаклашты. Бәйрәм бүләге кабул итте.

Ветеран Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Мәскәүгә парадка барырга җыена, ә быел 8 майда ул Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуга барды.

Традиция буенча ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Бөек Җиңүгә багышланган гомумшәһәр бәйрәм чараларында актив катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International