Ветераннар Юбилей уңаеннан котлаулар кабул итәләр

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

 

     Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Чүпрәле җирлегендә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннары Камалиев Карип Шиһап улы  һәм Шевелев Иван Илья улы үз гаиләләренең Юбилейларын билгеләп үттеләр.

    Карип Шиһап улы белән Фидария Абдулхак кызы 50 ел тату гына гомер кичереп, алты бала тәрбияләп үстергәннәр, баларында туган якка көчле мәхәббәт тәрбияли алганнар.

     Унбер бала тәрбияләп үстергән Шевелевлар гаиләсе "Тимер" туйларын бәйрәм иттеләр. Эш сөючән бу гаилә бүген дә тик утыра алмый: кош-корт асрый,умарта үрчетә.

 

                     Без юбилярга ныклы сәламәтлек һәм бәхет телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International