Монай авылында митинг

2014 елның 9 мае, җомга

      9 май көне безнең өчен изге көн, ата-бабаларыбыз аны бар көчләре белән якынайту өчен тырыштылар, фронтта батырлык күрсәттеләр, тылда Җиңүне якынайту өчен фидакарь хезмәт куйдылар. Рәхимсез дошман тар-мар ителде. Дистәләгән миллион кешеләрнең тормышын вакытыннан алда өзгән коточкыч, канкойгыч сугыш инде үткәндә калды.

      Бөек Җиңү көненә багышланган митинг Монай авылы җирлегендә булды. Анда ЗАГС бүлеге мөдире Ф.В.Козырева катнашты. Менделеевск муниципаль район башлыгы И.А.Привалов, башкарма комитет һәм шәхсән үз исеменнән котлау сүзе белән чыгыш ясады. Кызганычка каршы, авылда исән калган сугыш ветераннары берәү дә юк, әмма тыл хезмәтчәннәре әле дә безнең арада яшиләр.

      “Хөрмәтле Монай авылы халкы! Сезгә ихлас күңелдән сәламәтлек, изгелек, иминлек, киләсе көнгә ышаныч телим. Бу якты бәйрәм һәр йортка тыныч тормыш, бәхет һәм иминлек алып килсен иде. Сезгә һәм гаиләләрегезгә яхшы тормыш, тыныч күк йөзе телим. Бәйрәм белән!” – дигән сүзләр яңгырады Фаина Валентиновнаның йомгаклау сүзендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International