Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева Кәзкәй авылы җирлеге ветераннарын, авыл халкын Җиңү бәйрәме белән котлады

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

      Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе  Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева Кәзкәй авылы җирлеге ветераннарын, авыл халкын 8 май көнне  Җиңү бәйрәме белән котлады. Бәйрәм чарасында барлык укучылар, балалар бакчасында йөрүче балалар, җирлек халкы, сугыш һәм тыл ветераннары катнашты. Гөлфинә Баян кызы тормышның барлык ачысын үз җилкәләрендә күтәргән ветераннарга район Башлыгының рәхмәт хатын һәм истәлек бүләкләрен тапшырды. Бәйрәм тантанасы  күңелләрдә якты истәлекләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International