9 май – безне берләштерүче иң шатлыклы көн. Бу көнне без канкойгыч дәһшәтле сугышта фронтта булганнар һәм тыл хезмәтчәннәрнең Җиңү көнен якынайту, безгә тыныч күк йөзе бүләк итү, үз җиребездә эшләү, ярату һәм балалар үстерү мөмкинлеге бүләк итү өчен фидакарьлек куйган халкыбыз алдында баш иябез.
Җиңү көненә багышланган һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Сәйфуллин катнашында чара 8 нче балалар бакчасында уздырылды. Анда ЗАГС бүлеге начальнигы Ф.В.Козырева да чакырылды.
Чара барышында балалар ихластан сугыш темасына шигырь сөйләделәр, җырлар башкардылар һәм сәхнә күренешләре күрсәттеләр.
Тантаналы чарада Хәсән Шиһапович яу кырында күргәннәре, андагы кичерешләре белән ихластан уртаклашты. Балалар өчен бу сөйләшү кызыклы булды һәм ветеран белән аралашудан алар канәгать калдылар.