Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә агымдагы елның 8 маенда Бөек Җиңү көненең 69-еллыгына багышланган тантанага Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре, мәктәп укучылары, мәртәбәле кунаклар чакырулы иде. Ветераннар гаиләләренең барысы да алтын, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үткән, бүгенге көндә бергә тормыш корып яши башлауларының тимер юбилейлары бусагасында торалар. Бәйрәмгә Виль Хатыйп улы һәм Фәгыймә Ибраһим кызы Хәсәновлар, Михаил Кузьмич һәм Анна Васильевна Волковлар, Матвей Андреевич и Мария Григорьевна Батыревлар, Әнәс Шафигулла улы и Шәрифә Кыям кызы Хайруллиннар килгән иде. Алар арасында Бөек Ватан сугышын башыннан азагына кадәр үткән ветераннар да, сабый килеш Ленинград шәһәренең блокадасы вакытында газап чиккәннәр дә, армый-талмый тылда хезмәт иткәннәр дә – барысы да бар. Түбән Кама ГХАТ идарәсе исеменнән ветераннар гаиләләренең барсына да бәйрәм бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм тантанасыннан соң ветераннар белән бергә ГХАТ идарәсе белгечләре Мәңгелек Ут Монументына чәчәкләр куюда катнашты.