ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бу кичтә авыл мәдәният йортының тамаша залы шыгрым тулы иде. Әниләр, сабыйларын әтиләренә тапшырып, тамаша залына узып, концерт карарга ашыксалар, ә аларның буй җиткән балалары, оныклары чәчәк бәйләмнәре күтәреп, әниләрне  сәхнәдән зурлап котларга дип, сәхнәгә  ашыктылар.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә, Халыкара инвалидлар көненә багышлап,  аз ишетүче һәм ишетмәүче балалар тәрбияләнүче интернат-мәктәптән килгән югары сыйныф укучылары белән очрашу уздырылды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре укучыларны гражданлык хәле актларын теркәүче дәүләт хакимияте органнарының эшчәнлеге белән таныштырдылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар бирделәр. Соңыннан, Никахлашу сараенда экскурсия ясап, укучыларга үзләренең эш бүлмәләрен, тантаналы төстә никахлар теркәлә торган залны күрсәттеләр.

Буа муниципаль районының Аксу авыл җирлеге җитәкчесе Ш.Г. Гатауллин һәм авыл җирлеге сәркәтибе Г.Р. Хамидуллина “Алтын” туйларын билгеләп үтүче Сабирҗановлар гаиләсен котладылар һәм “Рәхмәт хаты”, бүләкләр тапшырдылар.

16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

16 нчы декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда КФУ студентларының балы-битлекләр кичәсе уздырылды.

Нәкъ ярты гасыр элек  13 декабрьнең 1964 елда кышкы кояшлы конне яшь һәм бәхетле Назмеевлар Марсель Гыйлми улы һәм Флюра Фәтхи кызы гомерлеккә тормышларын бәйләр очен  ГХАТ булегенең бусагасын атлап кергәннәр. 13 сан алар очен үзенчәлекле бәхетле тылсым булып калды.

Белгечебез Галина Михаил кызы тыңлаучыларны идарәнең хокукый эшчәнлеге белән таныштырды һәм социаль яктан  мөһим булган бөтен проектларда катнашуы турында сөйләде. Ул да булса ике мөһим проект билгеләнеп үтелде: Гаилә тәрбиясе алифбасы һәм яшь гаилә мәктәбе. Бу проектлар яшь-үсмер балаларны һәм яшьләрне дөрес тәрбияләүгә ,гаилә кыйммәтлелеген төшендерүгә юнәлдерелгән.

2014 елның 16 декабрендә Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә үтеп баручы елның 400 нче сабыен – Гомәров Мөслим Тәнзил улын  теркәделәр. Мөслим Тәнзил Гаптевахит улы һәм Эльвира Гыйниятулла кызы Гомәровлар гаиләсендә бик көтеп алынган икенче бала булып туды.

15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең халыкка күрсәткән хезмәтләрнең 50 % электрон хезмәт рәвешендә башкарыла. Интернет заманының яңа технологияләре ярдәмендә бүген татарстанлылар өйләреннән чыкмыйча гына никахларын теркәүнең көнен һәм сәгатен билгели ала, моннан тыш туу, үлү, аерылышу турындагы таныклыкларга гариза язып, дәүләт пошлиналарын түләүне башкара ала. Электрон хезмәтләр халыкның вакытын, акчасын экономиләү ягыннан да бик уңайлы. ГХАТ идарәсенә түбәнкамалылар бары әзер документны гына килеп алырга тиеш була.

Дүшәмбе көнне Яңа Кырлайда Кыш бабай йорты яңадан үзенең ишекләрен ачты. Хәзер ул кунакларны каршы алырга әзер. Аларны биредә берсеннән-берсе кызыклы уеннар, әкият геройлары, тау шуу, ә иң мөһиме-Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу көтә.

       Югары Ослан муниципаль районында инвалидлар ункөнлегенә туры китереп чаралар үтте.  Инвалид балалар өчен “Өмет” клубы әгъзаларе  культуралы мавыктыргыч уеннар оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International