Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең халыкка күрсәткән хезмәтләрнең 50 % электрон хезмәт рәвешендә башкарыла. Интернет заманының яңа технологияләре ярдәмендә бүген татарстанлылар өйләреннән чыкмыйча гына никахларын теркәүнең көнен һәм сәгатен билгели ала, моннан тыш туу, үлү, аерылышу турындагы таныклыкларга гариза язып, дәүләт пошлиналарын түләүне башкара ала. Электрон хезмәтләр халыкның вакытын, акчасын экономиләү ягыннан да бик уңайлы. ГХАТ идарәсенә түбәнкамалылар бары әзер документны гына килеп алырга тиеш була.
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре үзләре дә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан актив файдалана. Узган атнада, Түбән Кама районында соңгы өч ай дәвамында үткәрелгән, муниципаль хезмәткәрләр арасындагы бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Әлеге порталдан актив файдаланган ГХАТ идарәсе хезмәткәре Гөлназ Андрианова беренче урынга лаек булды. Түбән Кама районы Башлыгы Айдар Метшин җиңүчене котлап, аңа диплом белән чәчәкләр бәйләме тапшырды.