Югары Ослан муниципаль районында инвалидлар ункөнлегенә туры китереп чаралар үтте. Инвалид балалар өчен “Өмет” клубы әгъзаларе культуралы мавыктыргыч уеннар оештырдылар.
Балаларны башта районның мәдәният йортына чакырдылар,анда аларны әкият шамакайлары Жужа һәм Лёля кызыклы тамаша,уен,бәйгеләр ,яшь җырчы Ксения Тиханчук күңелле җырлары белән каршы алдылар.
Бу бәйге җылы, дусларча үтте,балалар бер-берсе белән бик теләп аралаштылыр,уйнадылар,җырладылар.
Бәйрәмнең дәвамы туган якны өйрәнү музеенда дәвам итте. Экскурсия барышында кунаклар район турында,халкы, истәлекле урыннары турында белделәр.
Чара бәйрәм өстәле янында сый-хөрмәт белән тәмамланды.
Кунаклар бу чарадан күтәренке күңел көче һәм уңай тойгылар алдылар.